Ел укытучысы 2015

 

Мин - Укытучы. (эссе)

Минем  исемем бөтенегезгә таныш

Горурланып әйтәм –Укытучы!

Бала күңелендә илгә, җиргә,

 Үз  теленә  сөю уятучы.

Укытучымын!  Чәчкән орлыкларым

Акыл җимешенә әйләнгән.

 Чөнки илем, халкым киләчәге

Минем хезмәтемә бәйләнгән.

(укытучылар иҗаты)

Укытучы ...Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре тупланган бу сүздә...Чыннан да, гади сүз түгел бу... Тормышны яхшылыкка үзгәртүче, дөньяга матурлык өстәүче,  кечкенә  сабыйлардан зур Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан  ул- Укытучы.

Һәрбер кеше бу дөньяда укытучы була ала микән?    Минемчә, юктыр. Чөнки әлеге бөек һөнәргә иң-иңнәре, киң холыклы, белемле, ә иң мөһиме, бала җанлы һәм киң күңелле кешеләр генә лаектыр.                   Бала  чактан  ук  мине  әлеге  мактаулы  һәм мөһим  һөнәр  кызыксындырды.    Өйдә  күрше  кызларын  “укыттым”:  дәфтәрдән журнал ясап, билгеләр куя, яңа теманы “аңлата” идем. Әнә шул балачак хыяллары, сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан  соң,  мине  Бәләбәй  педучилищесына  китерде.   Кечкенәдән  хыялланган  теләгемә  ирештем.  Мин  –  укытучы.

 Укытучы  хезмәтемне   Туймазы районы Тукай авылы сигезьеллык  мәктәбендә башладым һәм Серафим авылында  дәвам итәм.  Менә  26 нчы  ел  инде  балалар  арасында.  Күпме  сулар  акты,  җилләр  исте,  әмма  шушы  вакыт  бер  мизгел  шикелле  генә  үтеп  китте.  Мөгаен,  укытучы  үзенең  өлкәнәя баруын да сизми торгандыр ул. Балалар арасында күңел дә нәкъ сабыйныкы булып кала бит. Ләкин  шушы  һөнәрне  сайлаганда  мин  үз  өстемә  нинди  зур  җаваплылык  алганлыгымны  уйладым микән?  Юктыр.  Мәктәп  бусагасын   атлап  кергәндә,  гөнаһсыз  сабыйларның   ап-ак  кәгазь  кебек күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегем турында аңлап та җиткермәгәнмендер. Әмма теләк барлык каршылыклардан да өстен булган, күрәсең. Өстәвенә, мин бит әле ана теле сакчысы. Бу сүзне курыкмыйча, горурланып әйтәм. Тел сагында торучы таш стенага тиңлим мин ана теле укытучыларын. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы укучыны аңлап укырга, язарга,  дөрес  һәм  аңлаешлы  сөйләмгә  өйрәтергә,  хезмәткә  җаваплы  караш,  кешеләргә  карата әхлаклылык, кешелеклелек, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш, гомумән, бөтен яктан үсеш белән тәэмин ителгән, иҗади әхлакый толерант шәхес тәрбияләргә тиеш.     

 Бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән әйтсәк,“Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”.  Укучыларга әхлакый тәрбия бирү өстендә эшләү - минем төп бурычым булып тора.    

  Аяк астында кар шыгырдый: шыгыр-шыгыр... Бу шыгырдау башкарылган эшләремне дә хәтерләтә, әле башкарыласыларының күп булуын да искәртә сыман. Ап-ак кар өстеннән атлау ничек күңелле!  Укытучы гомер буе әнә шул аклыкка эз сала бит. Бала күңеле ап-ак кардай чип-чиста. Ә без  -  шул аклыкка  тирән  юллар  сызучылар.   Күккә  карыйм.  Ап-аяз  күктә  йолдызлар  җемелдәшә.  Алар  гүя минем укучыларым. Һәркайсы якты йолдыз булып балкый. Күбесе уңышлары белән мине уздырып та  җибәрделәр.  Чын  күңелдән  сөенәм  мин  алар  өчен.  Шулар  белән  горурланып,  үземә  бетмәс  көч алып яшим. Күңелгә тагын шигырь юллары килә:                                                                                 

“Галәмдә йолдызлар кабына.     
Синең зур хезмәтең шуларда чагыла.    
Укытучы –     
Хезмәтләр хезмәте хуҗасы-
Яшьләрнең мәңгелек юлдашы.” (Э.Мөэминова).