«Су тирәнлеген таяк белән, кеше акылын теле белән үлчиләр»

Халык мәкале

 

Хөрмәтле коллегам!
Сезне шәхси сайтымда күрүемә бик шатмын. 
Мин, Фәхретдинова Рәзилә Фатыйх  кызы, Туймазы районы Серафимовка авылы мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Педагогик стажым- 25 ел. 1-11нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып барам. 
 Әлеге сайт үзем һәм педагогик эшчәнлегем турында. Монда ачык дәресләрнең, әдәби кичәләрнең һәм бәйрәмнәрнең методик эшкәртмәләре урын алды. Аерым дәресләргә презентацияләр эшләнде.
Кайбер кимчелекләр булса, мине гафу итәрсез, ә киңәшләрегез бар икән, рәхим итегез, кунак бүлмәсендә үзегезнең фикерләрегезне язып калдыра аласыз. Монда минем үземнең тәҗрибәм белән уртаклашасым, аралашасым килә. Үзегезгә кирәкле дип тапкан файдалы материаллар эзләп таба алырсыз дип ышанып калам. Куйган максатларыгызга ирешергә язсын, һәр туачак таң сезгә яңа җиңүләр алып килсен, ә яраткан укучыларыбыз бары тик шатлык-сөенечләр генә китерсен.

Рәхим итегез!

 

Туган тел

Мин халкымның чәчәк күңеленнән,
Бал кортындай, энҗе җыямын,
Җыямын да — җәнле энҗеләрдән
Хуш исле бер кәрәз коямын.

Шуңа да мин беләм тел кадерен:
Бер телдән дә телем ким түгел —
Көчле дә ул, бай да, ягымлы да,
Ким күрер тик аны ким күңел!..

Халкым теле миңа — хаклык теле, —
Аннан башка минем илем юк:
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк!

Анам теле миңа — чәчән теле, —
Аннан башка минем халкым юк:
Йөрәгендә халкы булмаганның
Кеше булырга да хакы юк!

Рәми Гарипов сүзләре