Сезне үз сайтымда күрүемә бик шатмын! 

Рәхим итегез!

Мин,  Фәхретдинова Рәзилә Фатыйх  кызы , 1969 нчы елның 22нче ноябрендә Туймазы районы Балтай авылында туып үстем. 1989 нчы   елда Бәләбәй педагогия училищесын,  2008 нче елда  Самара дәүләт университетын, 2013нче елда Башкорт дәүләт педагогия  университетын тәмамладым.

Эш стажымны 1998 нче елда Туймазы районы Тукай авылы мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы буларак башладым.

1993 нче елдан  Серафимовка авылы 1нче санлы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып  эшлим.

Укучыларымда әниләрдәй кадерле туган телебезгә,  гаҗәеп бай әдәбиятыбызга   мөхәббәт  тәрбияләргә тырышам. Эшемдә файдаланырлык яңалыкка омтылып яшим. Шушы хезмәт елларында тәҗрибә алмашырлык материалларым да тупланып килә.  Әлеге максатларны күз алдында тотып, интернет челтәре киңлекләренә  аяк  басарга булдым.

 Дусларым! Туган телебезне саклау, аны яшь буынга җиткерү,  әхлаклы  кеше тәрбияләү өлкәсендә кулга-кул тотынышып, тәҗрибә алмашып, аралашып эшлик!