Цитаталар дәфтәре

   Әйткән сүзләрем өчен үкенгәнем булды, ләкин беркайчан да дәшми торуым өчен үкенмәдем. (Симонид)
   Әгәр кешеләр сиңа комачаулыйлар икән, яшәвеңнең бер мәгънәсе дә юк. Кешеләрдән ераклашу – үз-үзеңне үтерү. (Толстой Л.Н.)
   Кешеләр, кешелекле булыгыз! Бу – сезнең беренче бурычыгыз. (Ж.Ж.Руссо)
   Әгәр дә сезне берәү дә яратмый икән, ышаныгыз: моңа сез үзегез гаепле. (Ф.Додридж)
    Начар укытучы хакыйкатьне ачып бирә, яхшысы хакыйкатьне табарга өйрәтә. (А.Дистервег)

   Күпне вәгъдә итмичә генә күпне эшлә. (Пифагор)
    Кирәкмәгәнне оныта белү – иң кирәкле фән. (Антисфен)
    Теләсә нинди белем интуициядән башлана, аңлатмаларга әйләнә, соңыннан идеяләр белән тәмамлана. (Кант)
   Акыл белемдә түгел, акылны эшкә җигә беләүдә. (Аристотель)
   Акыл - тәҗрибәнең кызы. (Леонардао да Винчи)

   Акыллы буласың килсә, дөрес итеп сора, игътибар белән тыңла, тыныч җавап бир, әйтер сүзең калмаганда сөйләшми тор. (И.Лафатер)
   Бөек иҗат һичкайчан югалмый. (Гадел Кутуй)
   Талантның ике канаты була: берсе - халык, икенчесе - хезмәт. (Аяз Гыйләҗев)
   Талантлы кеше горур була. (Туфан Миңнуллин)
   Хезмәтсез галим - җимешсез агач. (Сәгъди)

   Яхшы китапны беренче тапкыр укыганда, без яңа дус тапкан кебек булабыз. Китапны икенче тапкыр уку - күптәнге дусны күрү кебек. (Вольтер)
   Белем мәхәббәт уята: фән белән күбрәк танышкан саен, аны күбрәк яратасың. (Н.Г.Чернышевский)
   Кеше бар нәрсәне дә белә алмый, ләкин белмәгәнне беләм дип әйтү - оят. (Л.Н.Толстой)
   Моңы бар көйләп күрсәтер, теле бар сөйләп күрсәтер. (Мөҗәһит Әхмәтҗанов)
   Хыянәт итмә анаңа: телеңне сатма калада! (Мөҗәһит Әхмәтҗанов)

   Сүзне колак белән ишетәләр, йөрәк белән үлчиләр.(Мөҗәһит Әхмәтҗанов)
   Теләгеңне телә туган телеңдә, әниеңне котла туган көнеңдә.(Мөҗәһит Әхмәтҗанов)
   Тел түрә дә итә, гүргә дә кертә.(Мөҗәһит Әхмәтҗанов)
   Кем үзенең теләкләре юнәлешенә ныклы ышану белән карый һәм шулай яшәргә тәвәккәллек кыла, көтмәгәндә ул үзенең уңышлары белән очраша. (Гэнри Дэвид Сорэя)
   Акыл хыялның тормышка ашуына яңадан-яңа сылтаулар табып тора һәм аны чынбарлык итүне кичектерә килә. Ә бу соңару гомер буе дәвам итә. Тормыш тәмамлана, ә хыял тузанлы тартмада ята бирә. (Б.Франклин)
 

   Язмыш сиңа җылы елмайганда, кеше булып калу җиңел, ә менә киресенчә булганда, күпкә авыррак. (Франсуа де Ларошфуко)
   Чын мәхәббәт – бик сирәк күренеш, ә чын дуслык тагын да сирәгрәк очрый. (Франсуа де Ларошфуко)
   Бары тик көчле характерлы кешеләр генә йомшак була ала: калганнарның йомшаклыгы көчсезлектән килә. Ул көчсезлек вакыт белән явызлыкка әйләнә. (Франсуа де Ларошфуко)
   Күп очракларда үз-үзеңне нәрсәгә дә булса мәҗбүр итүгә караганда башкаларның фикеренә буйсыну күпкә җиңелрәк. (Франсуа де Ларошфуко)
   Салават күпере турында хыялланасың икән, яңгыр астында калырга әзер бул. (Долли Партон)

   Кешеләр барыннан да бигрәк үзләренә кагылмаган әйберләр белән кызыксына. (Джордж Бернард Шоу)
   Кем беләндер усал шаяртасыз икән, шул ук сүзләрне үз адресыгызга да ишетергә әзер булыгыз. (Джонатан Свифт)
   Бик азлар гына бүгенге көн белән яши. Күпчелек соңрак яшәргә җыена. (Джонатан Свифт)
   Ялагайлык – ахмаклар ризыгы, ләкин күпме акыллы кешеләр вакыт-вакыт шушы ризыкны чемченергә әзер. (Джонатан Свифт)
   Дөньяда чын гений туганны барлык ахмакларның аңа каршы көрәшкә берләшүеннән белергә була. (Джонатан Свифт)

   Китап- акыл баласы. (Джонатан Свифт)
   Иң авыр эш – берни дә эшләмәү. (Оскар Уайльд)
   Яхшылыкның көче беткәндә, ул яманлыкка әйләнә. (Оскар Уайльд)
   Бәхетле чагыңда - сабыр, хәсрәт килгәндә акыллы булып кал. (Периандр)
   Хәсрәт күрмәгән һәрвакыт бала булып кала. (Никколо Томмазео)

   Кечкенә хәсрәтләр безне чыгырдан чыгара, ә зурлары үз асылыбызга кайтырга мәҗбүр итә. (Жан Поль Рихтер)
   Һәркем үз өлешенә тигән авырлыкларна дөньядагы иң зур авыорлыклар дип саный. (Герман Гессе)
   Сулышы һәм акылы булган кеше еларга да тиеш. (Жан-Жак Руссо)
   Иң авыр юлны сайлагыз – анда конкурентлар да булмас. (Шарль де Голь)
   Максатка ирешү өчен бер генә нәрсә кирә: алга бару. (Оноре де Бальзак)

   Меңәрләгән чакрымга сузылган сәяхәт тә бренче адымнан башлана. (Лао Цзы)
   Үзебезнең кем икәнлегебезне беләбез, кем булырга мөмкин икәнлегебне белмибез. (Вильям Шекспир)
   Үзегезгә үзегез ышаныгыз, ничек яшәргә кирәклеген аңларсыз. (Иоганн Гете)
   Яхшы яшәлгән гомер – озын гомер. (Леонардо да Винчи)
   Тормыш беркайчан да гадел түгел. Безнең күпчелегеб өчен аның шундый булуы файдагадыр. (Оскар Уайльд)

   Тормыш белән әңгәмәдә аның сораулары түгел, безнең җаваплар мөһим. (Марина Цветаева)
   Үзенең максатын тормышка ашырудан тәм табучы гына ирекле була ала. (Цицерон)
   Үзең дә яшә, башкаларга да яшәргә ирек бир. (Гавриил Державин)
   Үзебезне үзебез мактап тормасак, башкаларның мактавы гына безне боза алмас иде. (Франсуа де Ларошфуко)
   Кемдер безгә яхшылык эшли икән, ул эшләгән начарлыкны да тыныч кына кичерергә тиешсең. (Франсуа де Ларошфуко)

   Кайда өмет, шунда шөбһә. Шөбһә өмет белән тулы. Өмет тә шөбһә эчендә. (Франсуа де Ларошфуко)
   Чама хисен югалтсаң, иң матур әйбер дә иң ямьсезгә әйләнә. (Демокрит)
   Яхшылык эшләгәндә сак бул, яхшылыгың үзеңә начарлык булып әйләнеп кайтмасын. (Демокрит)
   Ахмакларны мактаучылар аларга зур зыян сала. (Демокрит)
   Тән чире кебек үк яшәү рәвешенең дә чире була. (Демокрит)

   Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас. (Ризаэддин Фәхретдин)
   Һәр кешедә кояш бар. Аңа яктыртырга ирек бирергә кирәк. (Сократ)
   Бернинди максатсыз нәрсә дә булса эшләү берни дә эшләмәүгә караганда күпкә яхшырак. (Сократ)
   Сүз – эшнең күләгәсе. (Демокрит)
   Кәгазь бар нәрсәгә дә түзә. (Цицерон)

   Балалар күбрәк аларның үзләре белән сөйләшмәгәндә ишетәләр. (Элеонора Рузвельт)
   Могҗизалар балачакта гына була. (Владислав Гжегорчик)
   Байлык саранлыкны киметми. (Саллюстий)
   Танып-белү гаҗәпләнүдән башлана. (Аристотель)
   Кеше үзенең надан икәнлеген аңлый икән, димәк, ул инде надан түгел дигән сүз. (Публилий)

   Уңышсызлыклардан курыкмаган кеше генә зур уңышка ирешә ала. (Роберт Кеннеди)
   Кирәкле әйбер һәрчак бик кыйммәт була. (Катон)
   Балалар – картлыктагы юаныч, шул ук вакытта алар ул картлыкның тизрәк килеп җитүенә сәбәпче дә. (Лионел Кауфман)

   Һәркемнән ул бирә алган әйберне генә сорарга кирәк. (А. Сент-Экзюпери)
   Артык ышансагыз, сезне алдарга мөмкиннәр, ләкин кешеләргә ышанмау белән сез үзегезне мәңгелек газапларга дучар итәсез. (Ф.Крейн)
   Тәрбияче үзе дә тәрбияле булырга тиеш. (Карл Маркс)
   Салават күперен күрергә хыялланасың икән, яңгыр астында калудан курыкма. (Долли Партон)
   Белем акылыңны артык эшкә җикмичә генә яшәргә мөмкинлек бирә. (Альберт Эдуард Уиггам)

   Иң яхшы дәресне имтиханнар бирә. (Славомир Врублевский)
   Белем алыр өчен, акча кирәк. Ә наданлык өчен тагын да күбрәк түләргә туры килә. (Клаус Мозер)
   Дуслык – тигезлек ул. (Пифагор)
   Дус – сезнең хакта барысын да белә һәм шуңа да карамастан сезне ярата торган кеше. (Джон Аулер)
   Ул хәл үз башыңнан үткән үткән очракта гына башкаларны аңлыйсың. (Кшиштоф Конколевский)

   Кагыйдәләр барлык кешеләр өчен дә бер, ташламалар гына төрле. (Данил Рудый)
   Үзең белән гайбәт сөйләшкән кеше синең турыда да гайбәт сөйләячәк. (Испан әйтеме)
   Бәхетнең чагыштыру дәрәҗәсе юк. (Жорис де Брюйн)
   Фәнне өйрәнгәндә, кагыйдәләргә караганда мисаллар файдалырак. (Исаак Ньютон)
   Миллионның көче - нульләрендә. (Габриель Лауб)

   Балаларыгызны күз яшен түгәргә мәҗбүр итмәгез, юкса сезнең каберегез өстендә түгәргә күз яшьләре калмас... (Пифагор)
   Акчаны акча тудыра (Томас Фуллер)
   Булдыра алучыга караганда теләгән кеше күбрәк эшли (Г.Мари)
   Чын ир-ат бумеранг кебек: ул һичшиксез әйләнеп кайтырга тиеш. Ләкин моның өчен аны ыргыта белергә кирәк. (Виктор Гюго)
   Бәхетле булыр өчен, бәхеткә ия булу гына җитми, аңа лаек була белергә дә кирәк. (Виктор Гюго)

   Тормыш белән диалогта аның соравы түгел, ә безнең җавап мөһим. (Марина Цветаева)
   Гаилә тормышы - проза, буйдак тормышы - поэзия. (Борис Куртиер)
   Үткәннәре генә түгел, бүгенгесе дә бөек булса гына халык бөек санала. (Зөлфәт Хәким)
   Эшне тиешенчә башкарырга вакыт беркайчан да җитми, ә менә аны яңадан эшләргә вакыт табыла. (Мескимен законы)
   Бәхеткә мохтаҗ булмаган кеше - иң бәхетлесе. (Сенека Луций Анней)

   Байлык - диңгез суы кебек: күбрәк эчкән саен, сусау көчәя генә бара. (Артур Шопенгауэр)
   Мәхәббәте аз булган кеше мәхәббәт турында күп сөйли. Яратырга сәләтле кеше сөйләми. Ул ярата. (Зөлфәт Хәким)
   Яшьлек - тиз узучы авыру. (Иоганн Вольфганг Гёте)
   Авызын томалаганга карап кына кешенең фикере үзгәрми. (Джон Морли)
   Юлсыз йөгергән кешене юлдан йөгергән аксак та узып китә. (Ф.Бэкон)

   Кеше кирпеч кебек: күбрәк пешкән саен катылана бара. (Стивенсон Р.)
   Балаңны дәшмәскә өйрәт, сөйләшергә алар үзләре өйрәнә. (Стивенсон Р.)
   Никах - бәхәсләр белән үрелеп барган озак сөйләшү. (Стивенсон Р.)
   Бөтен бәхетле гаиләләр дә бер-берсенә охшаган, ә бәхетсезләре һәркайсы үзенчә бәхетсез. (Л.Н.Толстой)
   Туган илгә мәхәббәт гаиләдән башлана. (Ф.Бэкон)
 
   Яла, гадәттә, намуслы кешеләргә һөҗүм итә; корт та җимешнең асылын ашый бит. (Джонатан Свифт)
    Оят һәм намус – күлмәк кебек: пычранган саен кадере кими. (Апулей)
    Пыяла йортта яшәсәң, башкаларга таш атма. (Стивенсон)
   Нәрсәнедер аңламаган кеше надан түгел. Аңламаган очракта да аңлаган кебек эш итүче надан. (Ш.Рише)
   Сәләтең булмаган җиргә тыгылма. (Я.Коменский)

   Сай акыл кешене көтүләргә туплый. (С.Давлатов)
   Кешеләрнең язмыш дигәннәре - аларның ахмаклыклары җыелмасы. (А.Шопенгауэр)
   Диңгезнең меңләгән елгалардан бүләк җыюының сәбәбе – аның түбәндәрәк торуында. Шул сәбәпле ул меңәрләгән елгаларга хуҗа булып тора. Башкалардан өстен булырга теләгән акыл иясе дә үзен алардан түбәндәрәк тота. (Лао-Цзы)
   Бер акыл иясен тапканчы, мең галимне очратырсың. (М.Клингер)
   Эгоистка әйләнә-тирә үз портреты өчен кыса булып кына күренә. (Ж.Пети-Сан)

   Һәркем үзе аңлаганча ишетә. (Плафт)
   Ахмак үзен күрсеннәр өчен алга чыга, акыллы күпне күрер өчен артка кала. (Кармен Сильва)
    Азрак сөйләшкән кеше акыллырак булып күренә. (Максим Горький)
   Балаларга калдыра торган мирасларның иң кыйммәтлесе - дин өйрәтеп калдыру. (Ризаэддин Фәхреддин)
   Нәфрәт белән башланган нәрсә оялу белән тәмамлана. (Л.Н.Толстой)

   Кешене мактау - аңа өстәмә җаваплылык йөкләү өчен иң кулай мизгел. (Ли Якокка)
   Сүз ул - гәүһәр, аның кадерен белсәң, таләп белән бу сүздә фикер йөртсәң. (Мөхәммәдьяр)
   Тидермә һичберәүгә син ачы тел, әгәр дә ул тидерсә, син бары көл. (Габдерәхим Утыз Имәни)
   Гомер ничек кенә үтмәсен, кеше һаман киләчәкне уйлап яшәргә гадәтләнгән инде ул. (Әмирхан Еники)
   Мүкләнгән кеше - тормышта үзен югалткан кеше. (Габдрахман Әпсәләмов)

   Өмете беткән кешенең өмете - үлем генә. (Ризаэддин Фәхреддин)
   Ата-ананың ризалыгы - зур мирас. (Гораций)
   Якын дустым, сиңа миннән киңәш шул: кешеләргә сереңне сөйләмәс бул. (Габдулла Тукай)
   Агач башыннан егылган кеше хәлен агач башыннан егылган кеше генә белә ала. (Суфи Аллһияр)
   Якутлар табыладыр вакыт белән, вакытлар табылмыйдыр якут белән. (Габделҗәббар Кандалый)

   Дөньяда шулай яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын. (Муса Җәлил)
   Туганлык кадерен белсә - туган ул, әгәр белмәсә - бер ачы суган ул!(Габделҗәббар Кандалый)
   Хыял - безнең өчен чит бер нәрсә, һәрбер теләк - якын киләчәк. (Һади Такташ)
   Кешегә бурычлы булдың - аның колы булдың. (Каюм Насыйри)
   Адәм балаларының бәхетләре - хатыннар кулында. (Сәйф Сараи)

   Кеше үзенең хатасын заманага йөкләтә. (Ризаэддин Фәхреддин)
   Аз гына белү өчен дә күп укырга кирәк. (Ш.Монтескье)
   Еш кабатлый башласаң, дөрес фикер дә көчен югалта. (Андре Моруа)
   Яшьлектә кеше өйрәнә, ә картлыкта аңлый. (Эбнер-Эшенбах)
   Мәхәббәт уңышка тиң: артыннан куганны яратмый.(Т.Готье)

   Әгәр нинди дә булса бер эшне башкарганда икеләнсәң, кешеләрне рәнҗетми торган тараф тот. (Сәйф Сараи)
   Эчәр су да чамасы кадәр генә булса яхшы. (Котб)
   Мәхәббәт кешене матур итә. (Гадел Кутуй)
   Акчаны саклап тоту аны эшләп табуга караганда авыррак. (М.Монтень)
   Ике кешенең дә бер үк нәрсә эшләве алар икесе дә бер үк нәрсә китереп чыгарачак дигән сүз түгел. (Эстебан де Эсмир)
  Үзе башкаларны хөрмәт иткән кеше генә хөрмәткә лаек. (В.А.Сухомлинский)
   Кеше олырак булган саен, җил дә ныграк исә һәм һәрвакыт каршыга. (Джек Николсон)
   Күралмау – көчсезләр эше. (Альфонс Доде)
   Көннәр шундый озын, еллар шундый кыска. (Альфонс Доде)
   Хаклык эзләүчегә ышаныгыз, аны таптым диючегә ышанып бетмәгез. (Андре Жид)

   Әхлаклылык бәхет табарга түгел, бәхеткә лаек булырга өйрәтә. (Иммануил Кант)
   Уйлау – үз-үзең белән бәхәскә керү. (Иммануил Кант)
   Әгәр кеше юләрлекләр эшләүдән курыкмый икән, димәк, ул әле яшь дигән сүз. (Петр Капица)
   Талантның төп билгесе – кешенең үзе нәрсә теләгәнен белүе. (Петр Капица)
   Кешенең исеме – туган телендә яңгыраган иң татлы һәм иң әһәмиятле аваз. (Дейл Карнеги)

   Бәхәстә җиңүнең бердәнбер ысулы – аңа катнашмау. (Дейл Карнеги)
   Үз-үзеңне хөрмәт ит, һәм сине башкалар да хөрмәт итәчәк. (Александр Дюма)
   Ялгышка меңәрләгән адымнар илтә, ә дөреслеккә юл бер генә. (Жан Жак Русо)
   Күңел көрлеге – сәламәтлектә, акыл көрлеге – белемдә. (Фалес)
   Яхшы белү генә җитми, иң кирәклесе – белгәнне дөрес итеп куллану. (Р.Декарт)

   Авыз - акыл капкачы. Капкаң гел ачык торса, акылың югалырга мөмкин. (Антон Лигов)
   Ир-ат гашыйк булганы өчен өйләнә, хатын-кыз кияүгә чыгу өчен гашыйк була. (Анри Дювернуа)
   Бөтенесе дә хәтерсезлектән зарлана, акылым юк дип зарланучылар гына юк. (Ф.Ларошфуко)
   Киңәшмәләргә соңга калма, беренче рәттә утырырга туры киләчәк. (Томас Эдисон)
   Яхшы эшләреңне онытмаучылар аз булса да булыр, әмма син үзеңнең хата эшләреңне онытма. (Ризаэддин Фәхреддин)

   Яшь чакта без яратыр өчен яшибез, ә картлыкта яшәр өчен яратабыз. (Сент-Эвремон)
   Син бервакытта да үзең хакында үз фикереңне әйтмә. Аны башкаларга калдыр. (Кәрим Тинчурин)
   Хаталанулар күп инде ул, ләкин үзең җибәргән хаталарны башкаларга сылтау очраклары тагын да күбрәк. (Якоб законы)
   Кеше белән аның үзе турында сөйләшсәгез, ул сезне сәгатьләр буе тыңлаячак. (Бенджамин Дизраэли)
   Әгәр дә кемдер сезнең аяк табанын ялый икән, тизрәк басып сытыгыз, юкса тешләп алуы бар! (Поль Валери)

   Кешенең ахмаклыгына дәлил - бер-беренә дошман булган ике кешене дус итеп тотуыдыр. (Ризаэддин Фәхреддин)
   Өч нәрсә күңелгә кайгы китерер: яман юлдаш, яман хатын, яман холык. (Әбелмәних Каргалый)
   Үзегезгә ышана башлагыз һәм сез ничек яшәргә кирәклеген шундук аңларсыз. (Иоганн Гёте)
   Акча барда бар да дуст шул, бар да яр; акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр. (Габдулла Тукай)
   Һәртөрле мәхәббәт үзенә күрә матур һәм дөрес, әмма ул башта түгел, йөрәктә булырга тиеш. (В.Белинский)

   Үзебезгә үзебез хөкем чыгарып карыйк: без усал, усал булдык һәм усал булачакбыз. (Сенека)
   Тугрылык - максатка бара торган юлларның һәм кыскасы, һәм яхшысы. (Ризаэддин Фәхреддин)
   Әгәр сез үзегезне инде икенче көн рәттән бәхетле хис итәсез икән, димәк, сезлән нәрсәнедер яшерәләр. (Андре Моруа)
   Дошманнарыгызны дошман күрмәгез, бергә эшләргә туры килмәгәе. (Эссар)
   Мәхәббәт акылсызларны акыллы итсә, акыллыларны акылсыз итә. (П.Буаст)
 
  Кешенең бөеклеге буй белән үлчәнмәгән кебек, халыкның да бөеклеге сан белән билгеләнми. (Виктор Гюго)
   Балаларны тәрбияле итүнең иң яхшы ысулы – аларны бәхетле итү.(Оскар Уальд)
   Без еш кына балаларыбызны үзебез хыялланганча күрәбез. (Вальдемар Лысяк)
   Балаларыңны дәшми торырга өйрәт. Сөйләшергә алар үзләре дә өйрәнерләр. (Бенджамин Франклин)
   Өйләнгәнче, минем бала тәрбияләүгә кагылышлы алты теориям бар иде: хәзер минем алты балам бар, бер генә теориям дә юк. (Джон Уилмот)

    Начарлык үзеннән-үзе эшләнә, ә яхшылык эшләү өчен тырышырга кирәк. (Муртазаев А.К.)
   Намуслы кешеләр оятсызларның кабахәтлеге алдында кызарып башларын ия торган начар гадәткә ия. (Белинский В.Г.)
   Балаларны өйрәтергә кирәкми, аларга үрнәк күрсәтергә кирәк. (Жозеф Жубер)
   Атны су янына китереп була, эчәргә мәҗбүр итеп булмый. (Инглиз мәкале)
    Яхшылык – начарлык эшләмәү генә түгел, ә начарлык эшләргә теләк булмау. (Демокрит)

   Суд залына үзеңнең дә гөнаһлы икәнеңне белеп кер. (Ф.М.Достоевский)
   Халыкныкы халыкта саклана. (Әмирхан Еники)
   Халыкны халык иткән, дөньяга таныткан сыйфат - аның күңел байлыгы, теле, сәнгате. (Гариф Ахунов)
   Үз халкыңның шанлы тарихына, милләтеңнең казанышларына, кылган мактаулы гамәлләренә кинәнеп яшәү, халкың өчен горурлану - менә нәрсә озын гомерле итә милләтне! (Мөсәгыйт Хәбибуллин)
   Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иҗ беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан. (Туфан МИңнуллин)

   Хәтер кеше белән бергә үлә. Үлмәсен дисәң, кәгазьгә теркәп калдырырга кирәк. (Флүс Латыйфи)
   Кабер ташындагы 3-4 сүзне дә укый алмыйбыз бит! Нинди наданнар без! Бабасы язганны оныгы укый алмасын инде! Ә үзебез һаман дөнья мәдәнияте, халыклар дуслыгы турында сөйләшәбез. Иң элек үз культурасын үзләштерергә, үз тарихының төбенә төшәргә тиеш кеше. (Разил Вәлиев)
   Тарихи мисаллар саклауга куелган яшелчә кебек - артык дәрәҗәдә чистарту аларны бозуга китерә. (Зиннур Мансуров)
   Тарих хатирәләр, хатлар, мәкальләр, документлар, архивлар рәвешендә барысын да теркәп-туплап килә, чөнки тарих кыйналудан, үтерелүдән, эзәрлекләнүдән курыкмый, чөнки тарих - ул иң гадел һәм кырыс хөкемдер. (Заһид Мәхмүди)
   Үткән заман тарихын аңлау киләчәккә бару өчен кирәк. Узгандагы ялгышларны белү киләчәктә аларны кабатламас өчен кирәк. Үзең яшәгән чорны бәяләү өчен дә тарихны белү яхшы. (Миргазиян Юныс)

   Китап битләрендә гасырлар бер йодрыкка сыя. Йодрыктан тарих битенә кан тама. (Марсель Галиев)
   Бозык кешеләргә катнашмагыз, алар белән дошман да булмагыз. (Ризаэддин Фәхреддин)
   Адәм баласының шатлык һәм кайгы вакытларында таяныр кешесе - үзенең дуслары. Шуның өчен дусларны үзегезгә туры килә торган кешеләр арасыннан эзләгез. (Ризаэддин Фәхреддин)
   Дустанә мөгамәлә кылучыларның барысы белән дә дус булырга ашыкмагыз, ә үзегез яратмаган кешеләрнең барысын да дошман күрмәгез. (Ризаэддин Фәхреддин)
   Дуслыгы саф булмаган кешеләр белән аркадаш булмагыз, мондый дуслыкка карганда һич дусларсыз тору яхшырак булыр. (Ризаэддин Фәхреддин)
 
  Әйткән сүзләрем өчен үкенгәнем булды, ләкин беркайчан да дәшми торуым өчен үкенмәдем. (Симонид)
   Әгәр кешеләр сиңа комачаулыйлар икән, яшәвеңнең бер мәгънәсе дә юк. Кешеләрдән ераклашу – үз-үзеңне үтерү. (Толстой Л.Н.)
   Кешеләр, кешелекле булыгыз! Бу – сезнең беренче бурычыгыз. (Ж.Ж.Руссо)
   Әгәр дә сезне берәү дә яратмый икән, ышаныгыз: моңа сез үзегез гаепле. (Ф.Додридж)
    Начар укытучы хакыйкатьне ачып бирә, яхшысы хакыйкатьне табарга өйрәтә. (А.Дистервег)

   Күпне вәгъдә итмичә генә күпне эшлә. (Пифагор)
    Кирәкмәгәнне оныта белү – иң кирәкле фән. (Антисфен)
    Теләсә нинди белем интуициядән башлана, аңлатмаларга әйләнә, соңыннан идеяләр белән тәмамлана. (Кант)
   Акыл белемдә түгел, акылны эшкә җигә беләүдә. (Аристотель)
   Акыл - тәҗрибәнең кызы. (Леонардао да Винчи)

   Акыллы буласың килсә, дөрес итеп сора, игътибар белән тыңла, тыныч җавап бир, әйтер сүзең калмаганда сөйләшми тор. (И.Лафатер)
   Бөек иҗат һичкайчан югалмый. (Гадел Кутуй)
   Талантның ике канаты була: берсе - халык, икенчесе - хезмәт. (Аяз Гыйләҗев)
   Талантлы кеше горур була. (Туфан Миңнуллин)
   Хезмәтсез галим - җимешсез агач. (Сәгъди)

   Яхшы китапны беренче тапкыр укыганда, без яңа дус тапкан кебек булабыз. Китапны икенче тапкыр уку - күптәнге дусны күрү кебек. (Вольтер)
   Белем мәхәббәт уята: фән белән күбрәк танышкан саен, аны күбрәк яратасың. (Н.Г.Чернышевский)
   Кеше бар нәрсәне дә белә алмый, ләкин белмәгәнне беләм дип әйтү - оят. (Л.Н.Толстой)
   Моңы бар көйләп күрсәтер, теле бар сөйләп күрсәтер. (Мөҗәһит Әхмәтҗанов)
   Хыянәт итмә анаңа: телеңне сатма калада! (Мөҗәһит Әхмәтҗанов)

   Сүзне колак белән ишетәләр, йөрәк белән үлчиләр.(Мөҗәһит Әхмәтҗанов)
   Теләгеңне телә туган телеңдә, әниеңне котла туган көнеңдә.(Мөҗәһит Әхмәтҗанов)
   Тел түрә дә итә, гүргә дә кертә.(Мөҗәһит Әхмәтҗанов)
   Кем үзенең теләкләре юнәлешенә ныклы ышану белән карый һәм шулай яшәргә тәвәккәллек кыла, көтмәгәндә ул үзенең уңышлары белән очраша. (Гэнри Дэвид Сорэя)
   Акыл хыялның тормышка ашуына яңадан-яңа сылтаулар табып тора һәм аны чынбарлык итүне кичектерә килә. Ә бу соңару гомер буе дәвам итә. Тормыш тәмамлана, ә хыял тузанлы тартмада ята бирә. (Б.Франклин)