Тестлар

  I сыйныф

 

                                  Авазлар һәм хәрефләр.

 

   1. Йолдыз сүзендә ничә сузык аваз бар?

        а)  2

        б)  3

 

   2. Мәктәп сүзендә ничә тартык аваз бар?

        а)  3

        б)  4

 

   3.  Дәрес сүзендә ничә нечкә сузык бар?

       а)  2

       б)  0

 

   4.  Һава сүзендә ничә калын сузык бар?

       а)  2 

         б)  0

 

    5. Казан сүзендә ничә яңгырау тартык бар?

        а)  3

       б)  2

 

    6. Азнакай сүзендә ничә саңгырау тартык бар?

       а)  1

        б)   3

 

                               II сыйныф

                                  “Авазлар һәм хәрефләр”

 

1.     Кайсы артык?

 

а, ә, у, ө, о, и, й, ы.

 

     2.  Кайсы сүздә хәрефләргә караганда авазлар күбрәк?

        

          а) ялкын          б) кыш       в) җәй

 

     3. Нечкә сүзне тап:

        

           а) көзге             б)  каз          в) яңгыр

 

     4. Кайсы сүздә ь (аеру) билгесе бар?

          

          а) ямьле           б) көньяк     в) сәгать

 

     5. Кайсы сүздә ъ (калынлык) билгесе бар?

       

          а) ашъяулык       б) аръяк       в) вәгъдә

 

    6. О, Ө хәрефләре сүзнең кайсы иҗегендә языла?

         

          а) сүзнең икенче иҗегендә

          б) сүзнең беренче иҗегендә генә

          в) сүзнең төрле иҗегендә

 

    7.   Кайсы сүзне юлдан – юлга күчереп булмый?

        

          а) оя

          б) йолдыз

           в) ябалак

 

    8.   Кайсы сүзнең әйтелеше язылышыннан аерылы?

         

          а ) бүген

          б) базар

          в) бөре

 

                                                 II сыйныф

 

                                  “Сүз төркемнәре”

 

1.    Нәрсә? соравына җавап биргән сүзне тап.

     а) шагыйрь;  б) эт;    в) дәү әни;    г) төзүче.

 

2.    Хаталы язылган сүзне тап.

 

а) йөгерә;         б)аңладым;    в) укым;     г)коена.

     

3.    Сыйфат нәрсәне белдерә?

 

     а)предметның билгесен;

     б) предметны;

     в) предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен белдерә.

 

4.    Артык сүзне тап.

 

     а) матур;      б) яшел;     в) усал;    г) мәктәп

 

 

                                   II сыйныф

 

1       вариант

 

1.     Җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куй.

 

Менә кыш җитте Кар нинди ак Кайчан яуган соң ул

 

2.     Артык сүзләрне сыз.

 

а)  ручка, укучы, мәктәм, укыта;

б)  яза, ашый, йокы, утыра;

в)  матур, яңа, язу, яшел;

 

3.     Сүзнең соңгы хәрефен алыштырып, яңа сүз яса: баш, ба., ба., ба., ба. .

 

4.     Калын сузыкларны нечкә сузык аваз хәрефләре белән алмаштырып яз.

 

Каз -  чук – тыш – тор

     

 

5.     Күп нокта урынына саңгарау тартыктан банланган сүз яз.

Зал - .......,     зирәк - ..........., җиләк - ............., бар - ..........   .

 

6.     Сүзләрне иҗекләргә бүл.

Умарта, чөгендер, Алия, язу, сүз, китап.

 

 

7.     Сүзләрне юлдан – юлга күчерү өчен иҗекләргә бүл.

 

Умырзаялар - ________________

Умырзаялар - ________________

Умырзаялар - ________________

 

8.     Тиешле хәрефләрне куй (й, е, ю, я).

 

. өрәк,  . гет,   . рган,    . ңгыр,    . кты.

 

                                                          II сыйныф

 

             2   вариант

 

 

1. Җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куй.

 

Әни миңа күлмәк алды Нинди матур күлмәк Кем теккән аны

 

2.   Артык сүзләрне сыз.

 

а)  укытучы, укый, китап, дәфтәр;

б)  йөгерә, җыр, карый;

в)  кызыл, тәм, зур, кыска;

 

3.  Сүзнең соңгы хәрефен алыштырып, яңа сүз яса: кал, ка., ка., ка., ка. .

 

4.  Калын сузыкларны нечкә сузык аваз хәрефләре белән алмаштырып яз.

 

Күл - кыр – апа – тыймый

     

 

5. Күп нокта урынына саңгарау тартыктан банланган сүз яз.

 

Җир - .......,     дала - ..........., бәке - ............., гөл - ..........   .

 

6.  Сүзләрне иҗекләргә бүл.

 

Кузгалак, умартачы, Лилия,уку, күз, курчак.

 

 

7. Сүзләрне юлдан – юлга күчерү өчен иҗекләргә бүл.

 

Әрекмәннәр - ________________

Әрекмәннәр - ________________

Әрекмәннәр - ________________

 

8.  Тиешле хәрефләрне куй (й, е, ю, я).

 

. омшак,  . лкын,   . шкын,    . герме,    . өгерә.

 

                                                               III сыйныф

1         вариант

 

1.     Капма – каршы мәгънәле фигыльләр яз.

Керә - _______                                   яна - ________

Ача - ________                                  килә - _______

Ята - ________                                  менә - ________

 

2.     Сыйфатлар янына исенәрнең тиешлесен сайлап яз.

Түгәрәк, кызыл, татлы____________.

Алсу, сусыл_____________.

Түгәрәк, тирән, камышлы____________.

Зур, кара____________.

( күл, урман, карбыз, алма)

 

3.     Фигыльләрнең заманын, кайсы затта, санда булуын билгелә.

Җәй көне без лагерьга барабыз.(____________________________)

Яз көне без бакчада эшләячәкбез.(___________________________)

 

4.     Сорауларны һәм беренче җавапларны укы. Икенче сүзне үрнәк бкенча

      яз, сүзләрнең тамырын билгелә.

      Нәрсә?        Кем?        Нишли?          Нинди?

       Рам           рамчы      рамлый           рамлы

      Пыяла        _____        ______           _______

      Тәрәзә        ______       ______           ________

      Ишек          ______      _______          ________

 

5.     Юырта, йөгерә, чаба сүзләрен кертеп куян, эт, ат турында җөмлә төзеп  

     яз.

 

6.     Баш, дус сүзләреннән фигыль яса һәм өч заманда яз.

Хәзерге заман_________, ______________.

Киләчәк заман_________, ______________.

Үткән заман___________, ______________.

 

7.     Күп нокталар урынына тишеле да, дә кисәкчәләрен яки урын – вакыт

     килеше кушымчаларын куеп яз .

     Урман....   кар ява. Урам ..., өйләр .... карга күмелгән.

 

8.     Җөмлә образлы булсын өчен, җәя эчендәге сүзләрнең кирәклесен 

          сайлап алып, җөмләләрне яз.

          (Егет, чишмә) җырлый. (Бала, урман) йоклый. (Малай, җил) шаяра. 

          (Кояш, кыз) елмая. (Буран, бүре) улый..

          Үрнәк: Чишмә җырлый.

                                                   III сыйныф

2         Вариант

 

1. Капма – каршы мәгънәле сыйфатлар яз.

Салкын -_________                     яхшы - ____________

Ак - _________                            йомшак - ___________

Матур-___________                    яшь-   ____________

  

  2. Исемнәр янына фигыльләрнең тиешлесен сайлап яз.

         Ат ________________

         Сыер _______________

         Сандугач_____________

         Песи_________________

      (мыраулый, сайрый, кешни, мөгри)

 

3.  Фигыльләрнең заманын, кайсы затта, санда булуын билгелә.

Тиздән безгә әби киләчәк.(____________________________)

Күп укыган бала күп белер.(___________________________)

 

4.  Сорауларны һәм беренче җавапларны укы. Икенче сүзне үрнәк бкенча

      яз, сүзләрнең тамырын билгелә.

      Нәрсә?        Кем?        Нишли?          Нинди?

       Рам           рамчы      рамлый           рамлы

      Тәрбия       _____        ______           _______

      Тәрәзә        ______       ______           ________

      Бала         ______      _______          ________

 

5. Җөмләләрне предметларның хәрәкәт итү тизлеге арта бару тәртибендә

     яз.

     Ат чаба. Кеше бара. Бала йөгерә. Ташбака үрмәли. Машина чаба.

 

6.  Аш, җыр сүзләреннән фигыль яса һәм өч заманда яз.

Хәзерге заман_________, ______________.

Киләчәк заман_________, ______________.

Үткән заман___________, ______________.

 

7. Күп нокталар урынына тишеле да, дә кисәкчәләрен яки урын – вакыт

     килеше кушымчаларын куеп яз .

     Идел....   зур пороходлар, көймәләр ... йөзә.

 

8.Нинди? соравына җавап булган сүзләрне образлы итү өчен, җәя 

      эчендәге сүзләрне дөрес  сайлап яз.

           Купшы( кыз, юкә). Җилбәзәк (усак, егет). Моңсу (бала, ай). Шаян

           (малай, җил). Көләч (кояш, йөз)

                                                IV сыйныф

1       Вариант

 

1.     II затта,  күплек санда, киләчәк заманда килгән фигыльләр астына сыз:

а) язармын, биим, бардым;

б) язасың, биисең, барасың;

в) язарсыз, биерсез, барырсыз;

 

2.     Түбәндәге фигыльләргә мәгънәдәш (охшаш мәгънәле) фигыльләр уйлап яз.

Борыла - _____________

Ватыла - _____________

Саный - ______________

Мактана - ____________

Өлгерә - _____________

Кайгыра - _____________

Сизә - ________________

 

3.     Бирелгән сүзләрдән фигыльләр яса.

Эш - __________

Уй - __________

Яшел - _________

 

4.     Боерык фигыльләрне III затта, берлек санда яз.

Утыр - _______________

Төймәлә - _____________

Ал - __________________

 

5.     Юклыкта килгән фигыльләр астына сыз.

Тегә, сүтми, аптыратма, агармады, ашыга, балкыды, бушатмый, бөгелә, бүләкләмәс, ватылмас.

 

6.     Рәвешләр астына сыз.

Тиз, төлкедәй, бүген, җәй, язын, шәп, зирәк, оста, китап, өз, кинәт.

 

7.     Бирелгән схемалар буенча җөмлә төзеп яз.

_______    _______    _______ !

_______    _______    _______     _______?

_______    _______    _______     _______    ______  .

 

8.     Җөмләләрне тутырып яз.

Башкалабыз Казанда берсеннән – берсе яңа йортлар, _________ төзелә.

Татарстанда татарлар, __________  яши.

 

                                          IV сыйныф

2       Вариант

 

1.  III затта,  берлек санда, хәзерге заманда килгән фигыльләр астына сыз:

а) язармын, биим, бардым;

б) язасың, биисең, барасың;

в) язарсыз, биерсез, барырсыз;

 

2. Түбәндәге фигыльләргә мәгънәдәш (охшаш мәгънәле) фигыльләр уйлап 

     яз.

Кычкыра - _____________

ачулана- _____________

көлә- ______________

шатлана- ____________

ялтырый- _____________

бизи- _____________

сизә - ________________

 

3. Бирелгән сүзләрдән фигыльләр яса.

Ак - __________

Сал - __________

Уен - _________

 

4.  Боерык фигыльләрне I затта, күплек санда яз.

Кайт - _______________

Сөйлә - _____________

Тап - __________________

 

5. Барлыкта килгән фигыльләр астына сыз.

Яши, төями, ашамас, кычкырмый, чапмады, төземәячәк, төзеде, кайтыр.

 

6. Рәвешләр астына сыз.

Әкрен, җәяү, җылымса, күгелҗем, иртәгә, яшьлек, күп, быел, мәктәп, кышын, якын.

 

7. Бирелгән схемалар буенча җөмлә төзеп яз.

_______    _______    _______ .

_______    _______    _______     _______!

_______    _______    _______     _______    ______  ?

8. Җөмләләрне тутырып яз.

Казан урамнарында автомобильләр, ____________ йөри.

Мин Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин,___________ шигырьләрен яратып укыйм.

            

 

 

       Сүз төркемнәре темасын үткәннән соң               

                     белемнәрне тикшерү

 

 

   3 сыйныф

 

                          Белемнәрне тикшерү.

 

                             ТЕМА:  “Исем”

 

1.    Исем нәрсәне белдерә?

 

а) предметның билгесен,

б) предметның исемен,

в) предметның эшен.

 

     2.  Исем нинди сорауларга җавап булып килә?

 

          а) кем? Нәрсә?

          б) нинди? Кайсы?

          в) ничек?

   

3.Түбәндәгеләрнең кайсы дөрес?

 

а) Исем – сүзнең өлеше.

б) Исем –җөмлә кисәге.

в) Исем – сүз төркеме.

    

     4.Исем нәрсә белән төрләнә?

 

    а)   заман белән.

    б)   зат – сан белән.

    в)   килеш, сан белән.

 

 

    4 сыйныф

 

          Белемнәрне тикшерү.

 

                            ТЕМА:  “Исем”

 

1.     Исем нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен

б) предметның эшен

в) предметны

      2. Исем нинди сорауларга җавап булып килә?

          а) кем? Нәрсә?

          б) нинди

          в) нишли?

       3. Исемне тап:

          а) эленгән            б) элгеч               в) эзлә

       4. Күплек санда килгән исемне тап:

           а) эшлилр        б) китаплар

       5. Иялек килешенең сорауларын тап:

           а) кемне?        нәрсәне?

           б) кемнең?      нәрсәнең?

           в) кемнән?      нәрсәдән?

 6. Чыгыш килешендәге исемне тап:

     а) болыннан        б) куянны        в)Әнисәнең

 7. Уртаклык исемне тап:

     а) Идел                 б) Казан           в) елга

 8. “Артык сүз” не тап:

     а) ташлык              б) ташлы         в) ташу

     а) җырлый             б) җырлы        в) җырны

 9. Күплек санда дөрес язылган сүзләрне тап:

     а) урманнар            б) урманлар

     а) таңлар                 б) таңнар

10. Тамыр һәм ике кушымчалы сүзләрне тап:

     а) басуларда           өйләрне           в) җиләкче

11. Парлы сүз яса:

      Савыт –

      Бала –

      Тирә -

      Әйләнә -

12. Ике кушма сүз уйлап яз:______________, _______________.

13. Антонимнарын тап:

       Көнбатыш - __________

       Җәй - _______________ 

 

                             4 сыйныф

 

              Белемнәрне тикшерү.

 

                            ТЕМА:  “Сыйфат”

 

 

1.     Сыйфат нинди  сорауларга җавап булып килә?

а) ничек?

б) нишли?

          в) нинди?

    2.  Сыйфат нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен белдерә

б) предметның эшен

в) предметны

     3.  Сыйфатны тап.

          а) кечкенә

          б) йорт

          в) саклый

     4. Кайсы сүз биек сыйфатына антоним була?

          а) бәләкәй

          б)кыска

          в) тәбәнәк

     5.  Дәү сыйфатына синоним тап.

          а) олы

          б)кечкенә

     6.  Сыйфатны тап.

           а)  яктылык

           б) якты

           в) яктыра

      7. Чагыштыру дәрәҗәсен тап.

           а) батыр

           б) иң батыр

           в)  батыррак

      8.  Сыйфат нинди җөмлә кисәге булып килә?

            а) ия

            б) иярчен кисәк

            в) хәбәр

       9. Артык сүзне тап.

            а) ап – ак

            б) шыр надан

            в) бик гүзәл

            г) иң биек

            д) яшькелт

 

                                                      4 сыйныф

                                          Белемнәрне тикшерү.

 

                                                      ТЕМА:  “Фигыль”

 

1.     Фигыль  нәрсәне белдерә?

      а) предметның билгесен

      б) предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен.

      в) предметны

2.  Фигыль нинди сорауларга җавап булып килә?

      а) нинди?          б) нишли?             в) кем? нәрсә?

3. Фигыльне тап.

      а) ашый             б)аш                      в) ашлы

4.  Ачтым сүзенә антоним тап.

      а) саттым           б) яптым              в) каптым

5.  Юклык формасында килгән фигыльне тап.

      а) килде             б) килмәде

6. Икенче затта, берлек санда килгән фигыльне тап.

      а) язасың           б) язарбыз             в) язар

7. Үткән заманда килгән фигыльне тап.

       а) уйнар, уйнаячак      б) уйный     в)уйнады, уйнаган

8.  Фигыль җөмләдә нинди кисәк булып килә?

      а) ия                     б)хәбәр                 в)иярчен кисәк

9.  Боерык фигыльне тап.

      а) ашый                б) аша                 в)ашар

10. Фигыль нәрсә белән төрләнә.

      а) сан

      б) заман, зат – сан, барлык – юклык

      в) килеш

11. Керде фигыленең башлангыч формасын тап.

      а) кер                   б) кергәч                 в)керәсе

12.   Фигыльнең юклык формасы нинди кушымчалар белән ясала.

      а) – ган, -гән, -кан, -кән.

      б) – ма,  - мә, - мый, -ми.

      в)  - ар, - әр, - ыр, -р.

13. Эшкә кушу, боеру, өндәү, үтенүне кайсы фигыль төркемчәсе белдерә?

       а) боерык фигыль                     б) хикәя фигыль

14.  Киләчәк заман хикәя фигыль нинд мәгънәне белдерә?

       а) сөйләп торган вакыттагы эшне

       б) сөйләп торган вакыттан алда булган эшне

        в) сөйләп торган вакыттан соң булган эшне